Татарстанның Тукай районында водолазлар Чулман елгасында югалган хатын-кызны эзли
Татарстанның Тукай районында коткаручылар 63 яшьлек хатын-кызны эзли. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Эзләү эшләре Бәтке авылы янында Чулман елгасында алып барыла.
Бүген бирегә 6нчы зональ коткару отрядының водолаз төркеме килде.