Руфина Шәрипова-Илдусанова Пермь крае «Татар кызы» бәйгесендә җиңү яулаган
23 май көнне Пермь шәһәрендә Пермь крае «Татар кызы» бәйгесенең финалы узган. Анда Орда районы Иске авыл (Карья авылы) кызы Руфина Шәрипова-Илдусанова җиңү яулаган. Бу хакта ВК сайтында «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы төркеме хәбәр итә.
Бәйгенең финал өлешенә Пермь һәм Кунгур шәһәрләре, Барда һәм Краснокама районнарыннан барысы 8 туташ һәм ханым үткән.
Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы
Конкурсантларны чигү осталыгы, тәм-том пешерү уңганлыгы, иҗади яктан сынаганнар.
Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы
Кул эшләре этабында кызлар Роза Аитова җитәкчелегендә тамбур чигүенә өйрәнә.
Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы
Татар биюен куюда конкурсантларга Пермь шәһәренең «Гүзәл Чулман» татар бию ансамбле хореографы Апполинария Җиһаншина ярдәм итә.
Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы
Бәйгедә җиңү яулаган Руфина Шәрипова-Илдусанова Пермь дәүләт аграр һәм технология университетын тәмамлаган, Пермьдә яши, иптәше белән ике бала үстерәләр. Руфина сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли, заказга тортлар пешерә.
Руфина Шәрипова-Илдусанова
Фото: © «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы
Пермь крае «Татар кызы» бәйгесендә җиңү яулау шатлыгын ул ВК дагы үз битендә болай дип уртаклашкан:
«Бу мизгелне берничә тапкыр үзем аша кабатлап тагын үткәрер идем. Хисләр, тамашачыларның кайнар күзләре, җанны тешләгән алкышлар яңгыравы... Йөрәктә аңлатып булмый торган ут, тән калтыранулары, контрольсез көлү, елмаю, чишмәдән челтерәп аккандай сөенеч - күз яшьләре. Шул вакытта мин бер нәрсә аңлый алмадым. Томан. Хисләргә бирелдем. Җиңү яуладым. Тормышымда зур адымнарның берсен атладым».
Татар халкының мәдәни һәм гаилә кыйммәтләренә игътибар юнәлтү, милли үзаңны үстерү максатларын алга куйган «Татар кызы» бәйгесе беренче мәртәбә 2011 елда Чиләбедә уза, 2015 елда Халыкара статусы ала. Пермь төбәгендә бәйге быел 5 нче тапкыр, Пермь крае губернаторы грантлар фонды ярдәме белән үтә.