Татарстанда Дәүләт Советы депутатын һәм муниципаль депутатларны өстәмә сайлаулар уза
Бүген Татарстанның дүрт муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә тавыш бирү участоклары ачылды.
Республикада ТР Дәүләт Советы депутатын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.
Сайлау законнарын үтәүгә бәйле мөрәҗәгатьләр өчен кайнар линия телефоны: 8 (843) 292-84-33.
Сайлау участоклары Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.