Түбән Новгород өлкәсендә Мәскәү-Уфа юлында авариядә алты кеше, шул исәптән өч бала үлгән
Түбән Новгород өлкәсендә авариядә алты кеше, шул исәптән өч бала үлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Агентлык белешмәсе буенча, авария Мәскәү-Уфа юлының 554 нче километрында булган.
Биредә Nissan машинасы каршы як полосага чыга һәм «Газон» автомобиленә бәрелә.