Ленинград өлкәсендә Сабан туе 1 июльдә була
Ленинград өлкәсе Дуслык йортында «Сабантуй 2023» бәйрәмен үткәрүгә әзерлек турында киңәшмә булды. Быел бәйрәм 1 июльдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылыннан ерак түгел әзерләнгән мәйданчыкта уза.
Киңәшмәне өлкәнең Җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Лира Бурак үткәрде. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең профильле комитетлары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә Сабантуй үткәрү өчен инфраструктураны төзекләндерү һәм әзерләү эшләрен оештыру, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын әзерләү мәсьәләләре куелган иде.