Чирмешәндә «Тегермән» чишмәсенә яңа гөмбәз ясыйлар
Чирмешән районы үзәгеннән Иске Котыш ягына бару юлы янәшәсендәге «Тегермән» чишмәсендә ремонт бара. Салкын, тәмле сулы чишмәгә яңа гөмбәз ясыйлар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Монда чишмә ягындагы таш стенаны тышлау, утыргычлар, чүп савытлары кую, су чыга торган урынны тирәнәйтү, тирә-юньне төзекләндерү, аншлаг эшләтү, суның сыйфатына анализ үткәрү планлаштырыла», - диделәр әлеге объектта ремонт үткәрергә алынган район инвалидлар җәмгыятендә.
Ремонт эшләре республика хөкүмәтенең грант акчасына башкарыла.