Россия мөселманнары хаҗ кылырга әзерләнә
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә хаҗга җыенган булачак хаҗилар белән традицион очрашу булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов очрашуда катнашучыларга Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды, шулай ук хаҗ кылу уңаеннан үгет-нәсихәтләрен бирде. Аерым алганда, ул хаҗ исламның бер баганасы булуын, аны үтәү хаҗидан рухи, физик әзерлек таләп итүен искәртте.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары төркем җитәкчеләренең ролен аерым билгеләп үтте һәм булачак хаҗиларны аларның күрсәтмәләрен үтәргә чакырды.
Быел Согуд Гарәбстанындагы изге җирләргә барлыгы 2,7 миллион мөселман хаҗ кылырга барыр дип көтелә.
Табиб-терапевт Гөлсирә Хөсәеншина мөселманнарның игътибарын Согуд Гарәбстанының климат үзенчәлекләренә юнәлтте һәм Россия табиблары озата баруга да карамастан, сәламәтлекне сакларга, эссе сугудан сакланырга һәм кәеф начарайган очракта тиз арада табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.