Очучы Дамир Йосыпов булачак укытучылар белән очрашты
«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе очучысы, Россия Герое Дамир Йосыпов Урал дәүләт педагогика университетында студентлар белән очрашты. Чара «Белем. Геройлар» Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе кысаларында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Профессионаллар ничек Геройга әверелә?» дигән сорау очрашуның төп темасы булды. Россия көне алдыннан Дамир Йосыпов батырлык, Россия Герое исеме бирелгәннән соң тормышы ничек үзгәрүе, кемне үзенә үрнәк итеп алуы хакында сөйләде», - дип язганнар Урал дәүләт педагогика университетының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә.
Йосыпов инновацион табигый-фәнни кластер буенча экскурсия үткәрде. «Аңа чыгарылыш курс студентлары имтиханнар тапшыра торган яңа сыйныфларны күрсәттек», - дип өстәделәр югары уку йортында.