Түбән Кама районында балыкчы батып үлгән
ТР Түбән Кама районының Зәй елгасында ир-атның батып үлүе турындагы хәбәр кичә 20.55 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Эзләү эшләре нәтиҗәсендә водолазлар Түбән Чаллы авылы янында Зәй елгасы ярыннан 8 метр ераклыкта ир-атның гәүдәсен табалар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат балык тотканда ярдан егылып төшкән.