Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министрлыгы департаменты башлыгы белән очрашты
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү департаменты директоры Сергей Пахомов белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар «фәнни, фәнни-педагогик кадрлар әзерләү һәм аттестацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты».
Сергей Пахомов Казанга эш сәфәре барышында шулай ук дәүләт фәнни аттестация системасын үстерүгә багышланган фәнни-гамәли семинарда да катнашыр дип көтелә. Чара Казан дәүләт мәдәният институты базасында оештырылачак.
ТР Рәисе матбугат хезмәте