Җиңелмәс Фирдүс җиңелде: Яшел Үзән Сабан туеның яңа батырына машина ачкычы тапшырылды
Яшел Үзән Сабан туенда көрәшнең финалын 38 меңнән артык тамашачы күзәтте. Беренче урын өчен көрәш буенча Россия чемпионы, Яшел Үзән Сабан туеның 10 тапкыр абсолют батыры Фирдүс Зәйнуллин һәм Олы Ачасыр авылыннан Айдар Әхмәтов бил алышты.
Хәлиткеч алышта Айдарга бик кыен булды, ул берничә тапкыр тайм-аут алды, әмма барыбер келәмгә чыкты һәм җиңде. Тамашачылар аны көчле алкышларга күмде һәм кулына алып күккә чөйде, дип хәбәр итте «Татар-информ».
Айдар Әхмәтовка машина ачкычын Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.
Айдар V сыйныфтан бирле көрәш белән шөгыльләнә, ул ел саен батыр асты калды һәм шушы елларда Фирдүсне җиңәргә хыяллануын әйтте һәм, ниһаять, максатына иреште.