Башкортстанда Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан бердәнбер атка һәйкәл ачылды
Башкортстанның Миякә районы Илчегол авылында Керчь кушаматлы легендар атка һәйкәл ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы җирле муниципалитетның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ул – Бөек Ватан сугышыннан туган ягына әйләнеп кайткан бердәнбер ат. Һәйкәл җирле инициативаларга ярдәм күрсәтү программасы кысаларында хакимият ярдәмендә торгызылган.
Керчьне 1942 елда фронтка җибәрәләр. Ул 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында Уралдан Берлинга кадәр озын юл уза, ике тапкыр яралана. Сугыш беткәч, Семен Буденныйның шәхси боерыгы белән атны туган ягына кайтаралар, ул күмәк хуҗалыкта эшләвен дәвам итә, район Сабан туйларының мактаулы кунагы була.