Казанда автобус җәяүле кичүеннән хәрәкәт иткән 8 яшьлек велосипедчыны таптаткан
Кичә Казанда автобус белән идарә итүче хатын-кыз 8 яшьлек велосипедчыны таптаткан. Ул җәяүле кичүе буенча чыгып барган. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 9 тирәсендә булган. Халтурин урамы буенча хәрәкәт итә торган МАЗ автобусы юл аша чыгып баручы велосипедчыны бәрдерткән.
Балага Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтелгән һәм ул өенә кайтарып җибәрелгән.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә Казанда 411 йөртүче һәм 285 җәяүле юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган.