Денис Мантуров «Ока» автобрендын торгызу идеясен хуплады
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Ока» брендын торгызуны хуплый һәм автоконцерннардан шундый тәкъдим булса, әлеге мәсьәләне оператив рәвештә карарга әзер. Бу хакта РИА Новостига Петербург халыкара икътисади форумы алдыннан биргән интервьюсында ведомство башлыгы Денис Мантуров сөйләде.
«Без мондый тәкъдимнәр белән чыккан автосәнәгатьтәге хезмәттәшләргә төрлечә ярдәм итәчәкбез, мондый мәсьәләне оператив рәвештә карарга әзер», - дип билгеләп үтте вице-премьер, «Ока»ны торгызу турындагы сорауга җавап биреп.
«Лада»га өстәмә рәвешендә чыгарылган «Москвич»ны «беренче карлыгач» дип атады ул. Шулай ук киләсе елда «Волга» автомобиле производствосын эшләтеп җибәрерләр дип өметләнүен белдерде.