«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак
![«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/photo/2022/6/23/840fba7d0c52d11f973505a56a2ea0a4.jpg)
Проектның яңалыгы - бер генә ноктада һәм бер генә вакытта үткәрелүендә.
Ике ел эчендә Казанда популярлык казанган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты быел җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә Камал театры янында узачак. Яңа сезонга 15 юньдә старт бирелә.
«Без моңарчы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын шәһәрнең төрле паркларында һәм скверларында үткәрә идек. Быел аңа яңалык керттек. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» җәйнең һәр пәнҗешәмбесендә 18:00 сәгатьтә бер генә ноктада - Камал театры янында узачак», - диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Гүзәл Сәгыйтова
Фото: © Владимир Васильев
Гүзәл Сәгыйтова Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын татар бию хәрәкәтләрен өйрәнергә чакырды. Аның сүзләренчә, чаралар татар телендә барачак.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» турында актуаль яңалыклар белән проектның «Вконтакте» төркемендә танышып барырга мөмкин.