Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ике кешесенә атказанган юрист исемен бирде
Республикада яшәүче ике кеше Татарстанның атказанган юристы булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«Законлылыкны ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары өчен Казан шәһәре Идел буе районы суды рәисе урынбасары Римма Корбановага «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирергә», диелгән документта.
Шулай ук Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе Балтач һәм Кукмара районнары буенча муниципальара бүлеге җитәкчесе Рәсимә Шакирова да республикада дәүләт кадастр исәбе системасын үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен билгеләп үтелде.