Россия Президенты Татарстанда яңа федераль судьялар билгеләү турындагы указны имзалады
Хокукый мәгълүмат порталында федераль суд хөкемдарларын билгеләү турында Россия Президенты указы дөнья күрде.
Документ нигезендә, Татьяна Барабошкина - Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәр суды, Гөлназ Мөбарәкшина – Түбән Кама шәһәр суды, Алла Бейзер Казанның Мәскәү районы суды хөкемдары итеп билгеләнде.
Моннан тыш, кичә ТР Югары Судында судья вазифасына квалификацион имтихан кабул итү буенча Имтихан комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Судья вазифасына 7 кандидатка имтихан бирергә рөхсәт ителде, шуларның өчесе сынауны тапшырды. Шул хактагы мәгълүмат ТР буенча Суд департаменты идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган.