Доллар бәясе 85 сумнан артты
Сәүдә мәйданчыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Мәскәү биржасында доллар бәясе узган елның 4 апреленнән бирле беренче тапкыр 85 сумнан узып киткән.
Мәскәү вакыты белән 9.50 сәгатьтә доллар бәясе, 73 тиенгә кыйммәтләнеп, 85,03 сумга җитте.
Шул ук вакытта, юань бәясе – 11, евро 76 тиенгә артты. Хәзер Кытай валютасы – 11,84, ә евро 91,70 сум тора.