Татарстандагы этноскульптуралар паркы өч метрлы фигуралар белән тулыланачак
Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
8 июльдә Татарстанның Лаеш районында «Атабайда архпикник» дип аталган этноскульптуралар фестивале узачак. Беренчесе уңай бәяләмә алган вакыйга икенче тапкыр оештырылачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Лаеш районының матбугат хезмәтендә.
Парк 11.00 сәгатьтә эшли башлый. 22.00 сәгатькә кадәр табигать белән хозурланырга, скульптуралар белән танышырга һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин.
«Архпикник»ка фигураларны аяк астында аунап яткан табигый материаллардан, каркаслар яки тимер беркеткечләр кулланмыйча ясыйлар.
2022 елгы проектта арт-объектлар Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган скульпторлар (Асия Миңнуллина классы) тарафыннан әзерләнгән. Төрле материаллар (бронза, гипс, мәрмәр, керамика, агач һ.б.) белән эшләү тәҗрибәсенә ия профессионаллар иҗат җимешләрен үз укучылары белән бергәләп тудырган.
Скульпторлар өч көн эчендә ачык һавада табигый материаллардан скульптуралар паркы булдырган, җирлекнең уникаль ландшафты да анда идеаль рәвештә «кереп утырган». Барлыгы шундый алты фигура ясаганнар. Быел исә коллекцияне өч метр биеклегендәге тагын 12 фигура белән тулыландырырга ниятлиләр.