Менделеевскидан махсус операциядә катнашучылар хезмәттәшләре истәлегенә аллея утыртачак
ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте
Махсус хәрби операциядә катнашкан Менделеевск кешеләре махсус операциядә һәлак булган якташлары истәлегенә аллея утыртачак. Хакимиятнең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда сөйләделәр. 16 июньдә шәһәрнең ЗАГС бинасында район башлыгы Радмир Беляев ике атнага ялга кайткан хәрбиләр белән очрашачак.
Бүгенге көндә 7 хәрби хезмәткәр ялда. Очрашудан соң ук район башлыгы һәм хәрбиләр һәлак булган якташлары истәлегенә Дан аллеясына сигез агач утыртачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дан аллеясы җәмәгать киңлекләре буенча тавыш бирүдә җиңүче булды һәм 2024 елда төзекләндереләчәк. Аның янында сугышчы-интернационалистларга мемориал урнашкан, шунда ук быел махсус хәрби операциядә һәлак булган Менделеевск кешеләренә истәлек такталары урнаштырылган.