Чаллыда зур тизлектә баганага бәрелгән машинаның йөртүчесе һәлак булган
Бүген иртән Чаллыда үлем белән тәмамланган авария булды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га вакыйга урынында булучылар.
«Татар-информ»
Lifan җиңел машинасында барган 40 яшьлек йөртүче идарәне югалткан һәм зур тизлектә баганага килеп бәрелгән.
Ир-ат урында ук үлгән.