Татарстан торак төзелеше буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булды
Татарстанда беренче биш айда 1,9 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч белән республика кабат лидерлар исемлегенә керде, дип яза «РИА Новости» Росстат мәгълүматларына сылтама белән.
Татарстанны Мәскәү өлкәсе (4,9 миллион квадрат метр), Краснодар крае (2,9 миллион квадрат метр) һәм Мәскәү (2,6 миллион квадрат метр) узып китте.
Гомумән алганда, быелның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча Россиядә файдалануга тапшырыла торган торак саны 3 процентка кимеп, 43,2 миллион квадрат метр тәшкил иткән.
Ә менә май аенда төзүчеләр 7,2 миллион квадрат метр торак тапшырган, бу исә узган елның май аена караганда 5 процентка күбрәк.
Шәхси торак төзелешенә килгәндә, бу күрсәткеч беренче биш ай нәтиҗәләре буенча кимеде – файдалануга 25,5 миллион квадрат метр тапшырылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9 процентка кимрәк.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда 1 миллион 917 мең квадрат метр торак төзелгән инде, бу сан 2023 елга планлаштырылган күләмнең 62 процентын тәшкил итә. Төзүчеләр барлыгы 926 мең квадрат метр мәйданлы күп фатирлы 115 йорт тапшырган, тагын 82 йортны төзү эше дәвам итә.