Татарстан Ставрополь крае белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров белән Петербург халыкара икътисади форумы кырларында очрашты. Алар хезмәттәшлекне киңәйтергә килеште һәм төбәкләрнең бергә эшләячәге турында килешү имзалады.
Татарстан Ставрополь крае белән машина төзелеше, суыткыч һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итү юнәлешләрендә хезмәттәшлек итәргә әзер, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе. Ул шулай ук гуманитар элемтәләрне ныгытуның мөһим булуын искәртте.
«Бездә республикада аукционнар үткәрү өчен «Заказ.РФ» электрон сәүдә мәйданчыгы эшли. Аны өйрәнергә, бу тәҗрибәне кулланырга тәкъдим итәбез», – дип яза Миңнехановның матбугат хезмәте.
Очрашу ахырында Миңнеханов һәм Владимиров Татарстан белән Ставрополь крае арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә ике төбәк арасында товар әйләнеше 3,5 миллиард сумга җитә. Татарстан Ставрополь краена йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе, шиналар җибәрә. Республикага дару препаратлары, ашлама, минераль су килә.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә 26 нчы Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2023) уза. Быел аның темасы – «Суверен үсеш – гадел дөньяның нигезе, киләчәк буыннар хакына көчләрне берләштерик».