Татарстанда 27 градуска кадәр җылыта
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итте.
Һава температурасы 22-27 градуска кадәр җылыначак. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 4-9 метрга, урыны белән 12 метрга кадәр җитәчәк.
Элегрәк КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев атна ахырында салкынайта дип хәбәр иткән иде.