Рөстәм Миңнеханов Тыва башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты
Татарстан Тыва Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну белдерә, шул исәптән – мәгариф өлкәсендә дә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тыва башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашуда белдерде. Алар Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында очрашты.
Очрашуда Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.
«Безнең предприятиеләр сезнең төбәк белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур кызыксыну белдерә. Төбәкара товар әйләнеше әлегә күп түгел. Безне машина төзелеше, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы продукциясен китерү өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерү кызыксындыра», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Тыва һәм Татарстан – күпмилләтле төбәкләр булуын, һәм Тыва кешеләренең төрки халыклар төркеменә каравын искәртеп, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең мөһим булуын аерым билгеләп үтте.
Ахырда Миңнеханов һәм Ховалыг төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Петербург халыкара икътисади форумында Ставрополь крае һәм Смоленск өлкәсе белән килешүләр төзеде.