Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры белән очрашты
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кырларында Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Россия һәм Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән республикаларыбызның үзара хезмәттәшлеген үстерүгә аерым игътибар биргәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстанга соңгы сәфәрдән соң безнең ил Президенты Шәүкәт Мирзиёев Сезнең турында һәм чараларның ничек узуын җентекләп сорашты. Мин нинди юнәлешләрне эшкә алуыбыз турында хәбәр иттем», - диде Жамшид Ходжаев.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 290 млн Америка долларыннан артып китте, үсеш 50 процент тәшкил итте.
Шул ук вакытта соңгы елларда Татарстан белән Үзбәкстанның берничә зур уртак проекты гамәлгә ашырыла. Бу «Чирчик» һәм «Джизак» махсус икътисади зоналары, Джизак шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы һәм башкалар.