Татарстанда анестезиолог-реаниматолог Айнагөл Баялиева «Ел табибы» исеменә лаек булды
Ел саен үткәрелә торган «Ак чәчәкләр - 2023» республика конкурсында «Ел табибы» номинациясендә Казан дәүләт медицина университеты анестезиология һәм реаниматология, медицина катастрофалары кафедрасы мөдире Айнагөл Баялиева җиңде.
Ул Татарстанның барлык дәвалау учреждениеләре белән Республика клиник хастаханәсе санитария авиациясе линиясе һәм Һәлакәтләр медицинасы үзәгенең ситуацион бүлеге буенча консультацияләр үткәрә.
Хәзерге вакытта табиб Республика клиник хастаханәсе һәм Казанның 7нче хастаханәсе базасында клиник эш алып бара, республика стационарларында интенсив терапия бүлекләрендә катлаулы пациентларны дәвалау буенча консультация бирә.
2023 елның 25 февраленнән 26 мартына кадәр Айнагөл Баялиева махсус хәрби операция зонасында 2нче күппрофильле кыр госпитале ясау өчен анестезиология һәм реаниматология бүлеге мөдире сыйфатында командировкага җибәрелә. Командировка вакытында бүлек меңнән артык операциядә, авырту синдромнарын дәвалауда һәм яралыларның интенсив терапиясендә катнашты.
Табиб 16 ел дәвамында акушерлык профиле буенча авыр хәлдәге пациентларга ярдәм күрсәтә.