Көньяк Уралда өлкә Сабан туе 8 июльдә була
8 июльдә Чиләбе өлкәсенең Норкино авылында өлкә Сабан туе була. Өлкәнең күп кенә районнарыннан килгән вәкилләр концерт программалары, бәйгеләр, күргәзмәләр һәм спорт ярышларында осталыгын күрсәтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Узган ел өлкә Сабан туен Калачево аэродромында үткәргән идек, бәйрәмгә күпсанлы кунаклар килде, - ди Чиләбе өлкәсе мәдәният министры Алексей Бетехтин. – Быел бәйрәм Аргаяш районында узачак. Бу мәйданчыкта Сабан туен үткәргән идек инде, шунлыктан локацияне дә, бәйрәмгә илтә торган юлларны ничек дөрес оештырырга икәнлеген дә яхшы аңлыйбыз».
Бәйрәмне Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Чиләбе өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы, «Башкорт Корылтае» һәм Аргаяш районы хакимияте «Дуслар» Татар милли-мәдәни үзәге ярдәмендә оештыра.