Арчаның Дан Аллеясында Азалия Шиһабиева йолдызы кабынды
Арча шәһәренең Дан Аллеясында чираттагы йолдыз кабынды. Ул – бөтенроссия, төбәкара, республика олимпиадаларында җиңүләр һәм призлы урыннар яулаган Арчаның беренче мәктәбен медальгә тәмамлаучы Азалия Шиһабиева йолдызы. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Мин бүген бик дулкынланам, – диде Азалия. – Бу минем генә уңышым түгел, әти-әниемнең, укытучылармның да уңышы».
Азалияне тәбрикләргә район башлыгы Илшат Нуриев, әти-әнисе, якыннары, сыйныфташлары килде.
Ал тасманы кискәннән соң Дан аллеясында яңа йолдыз кабынды, күккә күгәрченнәр очты.