Дәүләт Думасында ана капиталын банк кертеме буларак кулланырга тәкъдим иттеләр
Россия гражданнарына ана капиталының тотылмаган акчасыннан дивидендлар алырга рөхсәт итәргә кирәк. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта «Известия» газетасы документка сылтама белән хәбәр итә.
«<…> гаиләләргә ана капиталын озак вакытлы депозитларга (5 елга) урнаштыру мөмкинлеге биреп ана капиталы чараларын куллануны киңәйтү урынлы була. Россия Социаль фонды һәм Россия Финанслар министрлыгы аккредитацияләгән финанс инстиутларында пролонгация мөмкинлеге һәм андый кертемнәр буенча процент кереме алырга мөмкин була», - дип тәкъдим итте Лантратова.
Шул ук вакытта парламентарий ана капиталын алучыларның 20,7 проценты «акчаларны максатчан куллану мөмкинлекләрен таба алмый, нәтиҗәдә бу аларны индексацияләүгә өстәмә чыгымнар тудыра» ди ул. Сүз 0,55 трлн сум турында бара, 2022 ел нәтиҗәләре буенча бу сумманы индексацияләүгә чыгымнар якынча 96,2 млрд тәшкил иткән.
Гражданнар кертемнәрен пролонгацияләүдән баш тарткан очракта, акча Россия Социаль фондына законда каралган максатларга файдалану өчен кире кайтачак, дип көтелә.
Депутат аның идеясен гамәлгә ашыру Россия гаиләләренең акчалата керемнәрен киметүгә юл куймаска һәм аларны алдагы елларда индексацияләргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана. Моннан тыш, дәүләт ана капиталын индексацияләүгә тотылачак уннарча миллиард сум акчаны янга калдыра ала, ә банк секторының тотрыклылыгы артачак.