Кызыл китапка кергән ирис чәчәкләрен коткару өчен Казанда «Касатик» операциясен үткәрәләр
Сирәк һәм матур чәчәкле үсемлек - Себер ирисына Казансу елгасы утрауларының берсендә юкка чыгу куркынычы яный. Бу җәйдә Казанда Рус-Немец Швейцариясе территориясендә Кызыл китапка кергән үсемлекләрне исәпкә алудан соң Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан республика советы әгъзалары шундый нәтиҗәгә килгән.
«Безнең өчен ерак территорияләрдә үсемлекләрне исәпкә алу мөһим иде. Спорт паркы янындагы утрау махсус сакланыла торган Рус-Немец Швейцариясе табигый территориясенең саклык зонасына керә, шуңа күрә анда исәпкә алу үткәрелде. Ике көн рәттән кичкә кадәр эшләдек», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га экоактивист, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте советы әгъзасы Тимур Ескараев.
Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне исәпкә алырга укучылар, Казан илкүләм технология тикшеренү университеты каршындагы «Наука на ладони» түгәрәге әгъзалары ярдәм итте.
Шулай ук Себер ирисын касатик дип тә атыйлар, ул Татарстанда юкка чыгу куркынычы астында тора. Узган елгы хисап нәтиҗәләре буенча 130 куак кына калган. Үсемлек Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Төбәктә ул үсә торган берничә урын бар. Казанда Аккош күле, Раифа, зур булмаган елга ярларында берәмләп очрый. Казансуда касатик шактый күп очрый.