Түбән Камада Яшьләр көнен үткәрү программасы билгеле
Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Фәрит Шәяхмәтов «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Камада Яшьләр көнен үткәрү программасы белән тыныштырды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Яшьләр көне 24 июньдә өч мәйданчыкта: «Кояшлы Алан» паркы, «Айда» экстрим-паркы һәм Кызыл Чишмә бистәсе яр буенда билгеләп үтелә.
Бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамлана.