Башкортстанда фильмнар төшерүгә 50 миллион сум бүлеп биргәннәр
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча, Башкортстан Республикасы Башлыгының грант фонды кинематография өлкәсендәге проектларга ярдәм итү буенча махсус конкурска 50 миллион сум акча бүлеп биргән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Икътисади эшчәнлегенең төп төре кинематография белән бәйле булган һәм бер елдан артык элек теркәлгән коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар 1 августтан 1 сентябрьгә кадәр гариза бирергә һәм ун юнәлешнең берсе буенча фильм төшерүгә 15 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин.
Алар арасында күренекле якташлар турындагы проектлар, балалар киносы, биредә туган язучыларның әсәрләрен экранга чыгару, патриотлыкны һәм «кече ватан» үсешенә өлеш керткән кешеләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән кино һәм башкалар булырга мөмкин.
Конкурска декабрьдә йомгак ясарга җыеналар. Җиңүчеләрнең фильмнарын 2024 елның 1 гыйнварыннан төшерә башлыйлар. Кыска метражлы картиналар 2024 елның 31 августына кадәр, ә тулы метражлы картиналар 2026 елның 31 декабренә кадәр әзер булырга тиеш, диелә хәбәрдә.