Үзәк Азия татарлары альянсы әгъзалары Бишкәктәге «Асыл бала» белем бирү үзәгендә булды
Бүген, 20 июньдә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәренә эш сәфәренә килде. Биредә Урта Азия татарлары альянсының җыелышы узды. Бу хакта Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелыштан соң Данис Шакиров һәм Урта Азия татарлары альянсы әгъзалары «Асыл бала» мәгариф үзәгендә булды.
«Асыл бала» мәгариф үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләр алып барыла. Укучылар өчен татар теле сыйныфлары, югары уку йортларына укырга әзерлек курслары, шахмат, робототехника, инновацион технологияләр дәресләре үткәрелә. Монда балаларга белем бирү өчен барлык шартлар тудырылган, диелә хәбәрдә.