Бәйсез дәүләтләр берлегенең татар яшьләре Казанга иҗади сменага юлга кузгалды
20-29 июньдә Казанның «Заречье» балалар ял лагеренда «Мин хыялны эзлим» дигән иҗади смена узачак. Аны «Илһамландыручылар» бөтенроссия хәрәкәте оештыра. Сменада катнашу өчен Душәнбедән «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгеннән биш укучы китте, дип хәбәр итте «Татар-информ» журналистына Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте.
Яшүсмерләрне 10 көн вакыт эчендә нәтиҗәле аралашырга, яшәү урынын яхшыртуга юнәлдерелгән беренче импакт-проектлар ясарга өйрәтәчәкләр.
Әлеге проектның максаты – яшүсмерләрдә һөнәри үсешкә мотивация һәм актив иҗтимагый позицияне формалаштыру өчен төп күнекмәләрне үстерү.
Проектта Азәрбайҗан, Белоруссия, Таҗикстан һәм Кыргызстаннан 30 бала катнашачак.