Мәскәү югары уку йортлары студентлары татар мәдәнияте белән танышты
https://avtonomiya.tatar/
Башкаланың Татар мәдәни үзәгендә «Татар мәдәнияте кичәсе» узды. Ул «Дустанә Мәскәү» проекты кысаларында Мәскәү татарлары мохтарияте тарафыннан оештырылган. Бу хакта «Мәскәү татарлары мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Татар мәдәнияте үзәге артистлары һәм автономия активистлары кунакларга үз халкының тарихын һәм традицияләрен тәкъдим итте. Мәскәү татарлары автономиясе рәисе урынбасары Илдар Зыятдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Татар мәдәнияте үзәгендә, башка мәйданчыкларда да уза торган эшчәнлек, проектлар һәм чаралар турында сөйләде.
«Бөтенроссия милләтара яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Кантемир Хуртаев башкалада яшәүче халыкларны берләштерүгә юнәлдерелгән шундый очрашулар үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.
Кичәдә «Тальян» татар җыры театры солисты, бөтенроссия җырчылар конкурсы лауреаты Әлфия Хәбибуллина, «Татар кызы» матурлык һәм талант бәйгесенең Мәскәү төбәк туры җиңүчесе Динә Абдуллина, Автономия активистлары Азалия Нәҗмиева, Йосыф Шәңгәрәев, Камилла Вашаева, Гөльяз Мәүлетова, Лилия Зиннурова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев җитәкчелегендә «Илдан» татар биюе ансамбле катнашты.
Кичә кунаклары татар халкының фольклоры, мәдәни һәм тарихи үзенчәлекләре, кунакчыллыгы һәм татар теленең матурлыгы турында белде.
«Дустанә Мәскәү» проектын «Бөтенроссия милләтара яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә Студентлар якташлык җәмгыятьләре берлеге гамәлгә ашыра.