Казан Кремленең Гавами урыннарында Иран осталарының кул эшләре күрсәтеләчәк
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
23 июньдә Казан Кремленең Гавами урыннарындагы күргәзмә залларында «Минем Иран» күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция кунакларга иң борынгы цивилизацияләрнең берсенең тарихы турында сөйләячәк.
Күргәзмәдә Иран осталарының терме техникасында башкарылган эшләре, эмальдә рәсем төшерү, чүкеп ясау, каллиграфия, келәм ясау эшләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар кулдан эшләнгән тукымаларны, миниатюраларны һәм башка экспонатларны күрә алачак.
Экспозиция 16:30 сәгатьтә ачылачак. Аны 16 июльгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итәләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.