Татарстанда яңгырлар һәм 18 градуска кадәр җылылык көтелә
Иртәгә, 22 июньдә, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, әмма көндез урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр җитәчәк.
Төнге сәгатьләрдә төбәк буенча һава температурасы 3-8 градус җылы булачак (Казанда +6..+8 градус). Көндез 13-18 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +15..+17 градуска кадәр).
Элегрәк» Татар-информ» хәбәр иткәнчә, июнь ахырына кадәр Татарстанда уртача һава температурасы нормадан өч-дүрт градуска түбәнрәк булачак.