Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның сәнәгать предприятиеләре 70 миллиард сум ярдәм алды
Татарстан сәнәгате моннан алдагы елларда булдырылган ныклык запасы һәм оператив ярдәм чараларына таянып үсүен дәвам итә. Әйтик, узган ел республика предприятиеләренә 70 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Барлык күрсәткечләргә дә моннан алдагы елларда формалаштырылган ныклык запасы һәм кризиска каршы оператив чаралар нәтиҗәсендә ирешелде. Без үз вакытында күрсәтелгән мондый ярдәм өчен илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм шәхсән сезгә, Михаил Владимирович, һәм сез җитәкләгән Хөкүмәткә рәхмәтле», - диде ТР җитәкчесе.
Миңнеханов узган елдан бирле Россиянең, аерым алганда, Татарстанның моңарчы күрелмәгән санкцияләргә дучар булуын искәртте. Әйтик, 2023 елның гыйнварыннан май аена кадәр республиканың тулаем төбәк продукты – 1,4 триллион, төяп җибәрелгән продукция күләме 1,7 триллион сум тәшкил иткән, беренче кварталда 156 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп ителгән, ә төзелеш эшләре күләме, 2022 ел белән чагыштырганда 10 процентка артып, 161 миллиард сумга җиткән.
Санкцияләрнең икътисадка йогынтысын киметү өчен технологик суверенитетка ирешү мөһим, дип сүзен дәвам итте Миңнеханов. Моның өчен Татарстанда яңа производстволар үсеш кичерә, зур проектлар гамәлгә ашырыла.
Очрашу Казан авиация заводында узды. Россия Премьер-министры аның илнең атаклы предприятиеләреннән берсе булуын искәртте.
«Предприятие алдында җитештерү күләмен елына 20 машинага кадәр арттыру бурычы тора. Владимир Владимирович проектны хуплады, акча бүлеп бирелде. Күләмне арттыра алырсыз дип ышанам», - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.