Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмы прокатыннан 50 миллион сум җыемнарга өметләнә
Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмы прокатыннан 50 млн сум җыемнарга өметләнә.
«Аның бит яртысы кинотеатрга, гонорарларга, төрле түләүләргә китәчәк. Калганы белән утырып чәй эчәм дә, яңа проектларга тотынам», – диде ул фильм прокатка чыгу тантанасы алдыннан. Фильмның презентациясе Казан кинотеатрларының берсендә үтә.
Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы нигезендә төшерелгән шул исемдәге фильм бүген прокатка чыга. Аның презентациясе Мәскәүдә булды, Чаллыда һәм Уфада да булачак.