Синоптиклар Татарстанда кичен яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелүе хакында кисәтте
Бүген кичен Татарстан территориясендә яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Яшенле яңгыр вакытында җил дә көчәячәк: урыны белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.