Владимир Путин хәрби хәл режимын бозган өчен җәза билгеләү турында закон имзалады
Хәрби хәл режимын бозган өчен Россия гражданнарына 30 тәүлеккә тоткарлау рәвешендә җәза яный. Президент Владимир Путин шундый закон имзалады, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Үзгәрешләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Административ арест» маддәсенә кертелә. «Гадәттән тыш хәл режимы» сүзләреннән соң «хәрби хәл режимы» сүзләре белән тулыландырыла. Моннан тыш, 20.51 нче маддә – «Хәрби хәл режимын бозу» өстәлә.
«Хәрби хәл турында»гы закон нормаларын һәм норматив актларны бозган өчен физик затларга 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф яки 30 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный. Бу пункт, әгәр хокук бозулар җинаять җәзасы каралмаган очракта, гамәлдә була.
Вазифаи затлар өчен шундый ук җинаять өчен штраф суммасы 1 меңнән 2 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.