Сергей Старостин: «Саклану министрлыгы илдә конституцион тәртипне торгызачак»
Генерал-майор Сергей Старостин илдәге хәлләр турында үз фикерен «Татар-информ»га сөйләде. Аның сүзләренчә, мондый гамәлләрне хыянәт дип кенә бәяләп була.
«Мондый гамәлләрне, шундый катлаулы мизгелдә безнең ил өчен хыянәт дип бәяләргә кирәк һәм моның белән бөтен көчебезне куеп көрәшергә кирәк. Президент эш итү тәртибе һәм алгоритмны төгәл билгеләде. Безнең барлык хокук саклау органнары һәм Саклану министрлыгы моны һичшиксез хәл итәчәк һәм илдә конституцион тәртип урнаштырачак. Бу якын көрәштәшләребезнең һәм үз халкыбызның хыянәте, болар барысы да безнең дошманнарга файдага. Шуны аңларга кирәк, ЧВК (хосусый хәрби компания) ул зур һәм җитди структура, аларның гамәлләре сәяси хәлгә тискәре йогынты ясый. Әмма тиздән бу нормага киләчәк һәм тотрыклыланачак», – диде Сергей Старостин.