Рөстәм Миңнеханов Казан педагогика көллиятендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан педагогика көллиятендә булды. Аны Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ректор Ленар Сафин озата йөрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Кунак аудиторияләрне карады һәм уку процессы белән танышты, көллият студентлары белән дә аралашты.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Белем бирү учреждениесенә 1876 елда нигез салынган һәм башта ул Казан татар укытучылар мәктәбе дип аталган. Хәзерге вакытта көллияттә 4 төп программа гамәлгә ашырыла: башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә белем бирү, физкультура, мәгълүмати системалар һәм программалаштыру. Моннан тыш, мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен 9 өстәмә һөнәри белем бирү программасы бар.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүгенге көндә уку йортында 2 меңгә якын студент белем ала, быел көллиятне 402 белгеч тәмамлый. Чыгарылыш курс укучыларының 80 проценттан күбрәге белгечлеге буенча эшкә урнаша.
2014 елда колледж базасында Татарстан Республикасының Педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылды. Соңгы 5 елда «Яшь профессионаллар» хәрәкәте стандартлары буенча колледж Россиянең иң яхшы 100 урта һөнәри белем бирү оешмалары исемлегенә керә.