Бүген «Гаилә» мәчетендә Корбан гаетенә багышланган гаилә бәйрәме оештыралар
Бүген «Гаилә» мәчетендә «Корбан бәйрәме» чарасы була. Бу турыда «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы, , «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында хәбәр итте.
Бәйрәм 12.30 сәгатьтә башлана һәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Афишада хәбәр ителгәнчә, чарада күңелле эстафета, уеннар, мастер-класслар һәм башкалар була.
Мәчет Казанның Җәүдәт Фәйзи урамындагы 2 нче йортта урнашкан.
Фото: © https://t.me/rustamhazrat