Рөстәм Миңнеханов, Корбан гаете белән котлап, социаль челтәрдә видео куйды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Корбан гаете белән котлап, социаль челтәрдә видео куйды.
«Корбан гаете мөбарәк булсын!» – дип язган ул телеграм-каналындагы ролик янына.
Кадрларда әби белән оныгы сурәтләнгән. Аларга күрше кызы керә. «Исәнмесез, бәйрәмнәр белән», – дип котлый кыз бала. Әби дә аны котлый, рәхмәт әйтә, чәй эчәргә чакыра. Аннары әби күчтәнәчне күп балалы гаиләгә кертеп бирә. Алар авылдашларына илтә, шулай итеп күчтәнәч тараталар, бәйрәм белән котлыйлар.
Бүген Казанның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» мәчетендә беренче тапкыр бәйрәм намазы укыдылар. Корбан гаете вәгазен һәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Гаеттә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан мәчетләре имам-хатыйблары катнашты, дип хәбәр иткән идек.