Мишустин: Корбан бәйрәме мөселманнарны бердәмлеккә өнди
Корбан гаете бәйрәме мөселманнар өчен изге хаҗның тәмамлануын символлаштыра һәм аларны игелек һәм мәрхәмәтнең мәңгелек кыйммәтләренә юнәлтә. Бу хакта дин тотучыларга үз котлавында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.
«Бу бәйрәм мөселман традицияләрен саклауга, рухи камилләшүгә хезмәт итә, изге хаҗның тәмамлануын символлаштыра, ислам тарафдарларын игелек һәм мәрхәмәтнең мәңгелек кыйммәтләренә юнәлтә, бердәмлеккә, үзара хөрмәт итүгә, якыннарны кайгыртуга, өлкәннәрне зурлауга чакыра», — дип китерә аның сүзләрен Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.
Мишустин искәрткәнчә, Россиядә миллионлаган дин тотучылар бар, алар иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә катнашалар, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр, бөтен ил өчен әһәмиятле инициативалар һәм проектларны тормышка ашыралар.