Татарстан делегациясе Төрекмәнстанда «акыллы» шәһәр ачуда катнаша
Бүген Төрекмәнстанда ил Президенты Сердар Бердымөхәммәдов катнашында илдә беренче «акыллы» Аркадаг шәһәре ачылу уңаеннан тантаналы чаралар башланды. «Татар-информ» агентлыгы журналисты тантанадан шул хакта хәбәр итте.
Тантана кунаклары арасында Татарстан вәкилләре – Казан мэры Илсур Метшин, КАМАЗның генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, «КЭР-Холдинг» җитәкчелеге һ.б. бар.
Фото: © «Татар-информ»
Аркадаг шәһәре Ашхабадтан 30 километр көньяк-көнбатышта урнашкан. Биредә төзелеш эшләре 2019 елда башланып китә.
Аркадаг – дәүләт әһәмиятенә ия шәһәр, ул smart-city концепциясенә нигезләнгән. Биредә экологик чиста транспорт (электробуслар һәм электромобильләр) йөриячәк, «акыллы» парковкалар төзелгән, альтернатив энергия чыганаклары (кояш батареялары һәм җил генераторлары) файдаланыла.
Торак пунктның мәйданы 1 мең гектардан артып китә. Анда 70 меңнән артык кеше яшәячәк. Беренче этапта 336 заманча бина төзелгән.
Шәһәрдә торак йортлар, учреждениеләр тирәсендәге территорияләр, урамнар һәм юллардагы иминлекне тәэмин итү, шулай ук эчәргә яраклы су һәм табигый газ куллануны исәпкә алу өчен тәүлек әйләнәсе интеллектуаль видеокүзәтү системасы урнаштырылган.
Фото: © «Татар-информ»
Шәһәрнең беренче чиратын сафка бастыруга 3,3 миллиард долларга якын инвестиция кертелгән.