2024 елда мәктәп программасына «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» предметы кертелә
2024 елның сентябреннән мәктәпләрдә «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дигән предмет керә башлаячак. Хәзерге вакытта укыту программасы әзерләү өчен эшче төркем формалаштырыла. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
РФ Мәгариф министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева ачыклык керткәнчә, төркем составына Саклану һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары вәкилләре керәчәк. Шулай ук бер үк вакытта төп һәм урта мәктәпләр өчен яңа дәреслек әзерләнәчәк.
«Ягъни 2024 елның 1 сентябреннән балалар яңа укыту программасы буенча шөгыльләнә башласын өчен бу эшләрнең барысы да бер үк вакытта башкарылачак», - диде Тимофеева.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта тормыш иминлеге нигезләре һәм технологияләр буенча педагогларга кытлык күзәтелә, бу проблеманы яңадан әзерләү программалары ярдәмендә хәл итәчәкләр.
Элегрәк РФ мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кире кайтаруга бәйле планнар хакында сөйләгән иде.