Быел Татарстанда кызамык авыруын йоктыру очраклары 77 тапкыр арткан
Быелның биш аенда Татарстанда кызамык авыруының 77 очрагы теркәлгән, узган ел исә бу вакытта бары бер очрак кына ачыкланган булган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«2021 елда кызамык Россиянең 17 субъектында теркәлде, ул чагында 109 очрак ачыкланды. Узган ел исә 66 субъектта әлеге авыруны йоктыручылар саны инде 3925 кешегә җитте. Татарстанга килсәк, 2022 елда кызамык йоктыруның – бер, быелның биш аенда 72 очрагы (аларның 32се – балалар) теркәлде», - диде ул.
Республиканың баш санитар табибы билгеләп үткәнчә, кызамык авыруын йоктыру очраклары Таҗикстан, Кыргызстан кешеләре һәм прививка ясатмаган татарстанлылар арасында теркәлә.